21 май көнне Татарстанның Лаеш районы Никольское авылында «Каравон» рус фольклор бәйрәме булачак.
«Каравон-2014» бәйрәменең төп идеясе – рус халкының борынгы традицияләр нигезендә рухи яңарышы, берләшүе, гореф-гадәтләрне, Никольское авылында мәҗүсилек чорында ук барлыкка килгән әлеге бәйрәмне саклап калу.
1993 елдан бәйрәм республика дәрәҗәсендә үткәрелә башлады һәм ел саен Татарстанның төрле шәһәрләре һәм районнары, Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән 150дән артык фольклор ансамблен үзенә җыя.
“Никольское ярминкәсе”ндә декоратив-гамәли сәнгать остлары үзләренең иң яхшы эшләнмәләрен тәкъдим итә, мастер-класслар үткәрә.
Быел “Каравон” 25нче тапкыр уздырыла һәм фестиваль форматында ике көн дәвам итә. 20 май көнне Лаеш муниципаль районының дүрт авылы Россиянең төрле төбәкләре һәм Казанның фольклор коллективларын кабул итәчәк. Ә бәйрәмнең төп чаралары 2 май көнне узачак. Бирегә килгән һәр кеше үз күңеленә якын шөгыль табачак, дип ышандыра оештыручылар. “Осталар шәһәре” эшләячәк, кунакларны төрле ярминкәләр һәм күңел ачу чаралары көтә. Программада күп сюрпризлар белән кызыклы очрашулар да каралган. Фестиваль кунакларын “Каравон” мәйданына алып килү өчен махсус автобус маршруты оештырылачак.