25 нче май көнне Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында Туфан Миңнуллинның “Супер кияү” («Алты кызга бер кияү”) спектакленең премьерасы белән үзенең 29 нчы театраль сезонын яба.
Әлеге спектакль театрга нигез салучыларның берсе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафинның 70 яшьлек юбилее уңаеннан сәхнәләштерелде.
Режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов, рәссамы – Марат Сәхибгәрәев, балетмейстеры – Нурбәк Батулла.