Габдулла Кариевны искә алдылар

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

Беренче татар профессиональ театр труппасына нигез салучыларныз берсе, драматург Габдулла Кариев исемен горур рәвештә йөртүче театр быел да үз традицияләренә тугры калып, Хәтер көне үткәрде.

Кариевлылар, Г.Камал исемендәге академия театрының күренекле артистлары, Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләре, конгрессның “Болгар” хәйрия фонды җитәкчелеге, Нурлат һәм Апас муниципаль районнарының якташлык җәмгыятьләре вәкилләре, күренекле галим, академик, профессор Энгель Ризак улы Таһиров, Мәдәният һәм сәнгать институты профессоры Наил Исмәгыйль улы Таиров һ.б. лар катнашында Габдулла Кариевның каберенә чәчәкләр салынды, Коръән догалары укылды һәм аның исеменә бик матур сүзләр әйтелде.

Кариев театры директоры Мансур Зиннур улы Ярмиев үзенең чыгышында җыелган кунакларга рәхмәт җиткерде һәм Габдулла Кариевның “Шундый театр төзербез, аның исемнәре алтын хәрефләр белән язылыр!” дигән сүзләренә басым ясап, театрның яңа бинасындагы язуның алтын хәрефләр белән язылачагына ышандырды.

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров үз чыгышында шушы чараны оештыручыларга, Кариев теары җитәкчелегенә зур рәхмәтен җиткерде һәм: “Безгә татар театрын беркем дә төзеп бирмәде, менә шушы балалар, ач-ялангач килеш, бернинди авырлыкларга бирешмичә, татар милләтенең иң алдынгы фикерле, иң зыялы яшьләре шушылай итеп безгә татар театрын төзеп бирделәр һәм татар театры, милли театр яшәргә тиеш”, - дип ассызыклап үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International