17 май көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында La Primavera Казан камера оркестры концерты узачак. Анда әле генә Европа гастрольләрннән әйләнеп кайткан Эльмира Галиева һәм Дмитрий Бикчәнтәев катнаша. Концертта “Гармония” камера хоры да чыгыш ясаячак.
Программада авторлар музыкасы, әлеге концертка махсус әзерләнгән аранжировкалар һәм La Cumparsita, Hallelujah, Рио-Рита хитлары да яңгыраячак. Бу бардларның камера оркестры белән чыгыш ясаган беренче очрагы булачак.