Тукай клубы шагыйрә Сания Әхмәтҗанованың юбилеена багышланган кичәгә чакыра

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

Бүген 17.00 сәгатьтә Язучылар берлегенең Габдулла Тукай исемендәге клубында (Мөштәри урамы, 14) популяр җырлар авторы, шагыйрә Сания Юныс кызы Әхмәтҗановага 55 яшь тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә була.

“Җан сулышым” дип аталган кичәдә авторның җырларын Зөһрә Шәрифуллина, Рөстәм Закиров, Асаф Вәлиев, Резидә Шәрәфиева, Фердинанд Фәтхи, Сәгыйть Гыйбашев, Алинә Сафиуллиналар башкарачак.

Кичәне Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International