Бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында XIII Ваһапов фестиваленең гала-концерты була. Биредә фестивальнең алдагы еллардагы җиңүчеләре дә, әлбәттә инде, быел уңышка ирешүчеләр дә чыгыш ясаячак.
Гала-концертның махсус кунаклары арасында Ренат Ибраһимов (Мәскәү), Флюра Сөләйманова (Казан), Илһам Вәлиев (Уфа) бар.
Концерт кысаларында конкурсның ике яңа лауреатын бүләкләү һәм Татарстанның халык артисткасы Флюра Сөләймановага Р.Ваһапов исемендәге иҗтимагый-милли премияне тапшыру да булачак.
Фестивальне Татарстан Мәдәният министрлыгы, Р.Ваһапов исемендәге Татарстан Республикасы Татар мәдәнияте иҗтимагый фонды Татарстан Президенты ярдәмендә үткәрә.