Иртәгә Әстерханда Федераль Сабан туе узачак. Шул уңайдан шәһәргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә зур делегация китте.
Бүген Татарстан Президенты шәһәрнең Тукай скверында булып, бөек шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салды. Аны республика мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ренат Закирова һәм башкалар озатып йөри.
Рөстәм Миңнеханов биредә үк шәһәрнең Габдулла Тукай исемен йөртүче 74нче мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән очрашты, балаларның чыгышын карады.
Бүген кич Әстерхан дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты узачак. Аннары Федераль Сабан туе хөрмәтенә тантаналы кабул итү көтелә.