Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы С.А.Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография институты Гыйльми советы карары белән бүлеп бирелгән максатлы урыннарга дәгъва итүчеләрне сайлап алу турында хәбәр итә.
“Кино операторы” – 2 урын;
“Кино һәм телевидение режиссурасы”
“Уен киносы режиссурасы” – 2 урын;
“Уен булмаган кино режиссурасы” – 2 урын;
“Продюсерлык” – 2 урын.
Кабул итү кагыйдәләре белән Бөтенроссия дәүләт кинематография институтының рәсми сайтында http://www.vgik.info/ “абитуриентларга” бүлегендә “университетка кабул итү кагыйдәләре”, аннары “әзерлек юнәлешләре (белгечлелкәр буенча) буенча кабул итү кагыйдәләре” дигән җиргә кереп танышырга була.
5-9 июнь көннәрендә “Татаркино” Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе максатлы урыннарга беренчел сайлап алуны үткәрәчәк. Анда югары белеме булмаган теләгән барча кеше катнаша ала. Гаризалар 1 июньгә кадәр tatarkino2007@mail.ru электрон адресы буенча кабул ителә, белешмә өчен телефон: (843) 273 03 43.
Сайлап алуның беренче этабы – әңгәмә, 5 июнь көнне, икенче этабы – иҗади проект 9 июнь көнне оештырыла. Аның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк.