Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә ТАССРның атказанган, Татарстанның халык артисты, композитор Ганс Сәйфуллин белән хушлашу чарасы узды. Танылган баянчы белән бәхилләшергә Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, күп санлы иҗатташ дуслары, мәдәният һәм сәнгать эшлекләре, аның иҗатын яратучылар килгән иде.
Гүзәл Шәрипова сүзләренчә, Ганс Сәйфуллинның үлеме республика җәмәгатьчелеге өчен зур югалту булды.
“Ганс ага татар эстрада сәнгатендә зур урын алган легендар шәхес иде. Ул Усман Әлмиев, Фәридә Кудашева, Зифа Басыйрова, Таһир Якупов, Эмиль Җәләлетдинов, Илһам Шакировлар белән бергә татарлар яшәгән төбәкләргә татар музыкасын илтте. Ганс Сәйфуллин татар эстрадасы тарихына баянчы булуы өстенә, популяр җырлар авторы буларак та кереп калды. Бүген татар эстрадасының нигезен тәшкил иткән бик күп яшь җырчыларыбызга Яшьләр җыены аша халыкка танылырга булышты. Димәк, без аны туксанынчы елларда татар эстрадасындагы беренче оештыручы-менеджер дип билгели алабыз. Аны белгән кешеләр Ганс Хәмитовичны акыллы, тәртипле, дөрес кеше иде дип искә алалар. Ганс Сәйфуллин үз артыннан якты эз калдырып китте. Талантлы музыкант, баянчы, композитор турындагы якты хатирәләр күңелләребездә мәңге сакланыр”, - дип белдерде ул хушлашу чарасында.
Ганс Сәйфуллин иртәгә Баулыда җирләнәчәк.