Татарстанда ел саен үткәрелә торган “Конституция балалар күзлегеннән” балалар рәсем конкурсында катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә башлады. Гаризаларны балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) 26 майга кадәр 420060, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт адресына юллый ала.
Бәйге балаларда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Конституцияләре турындагы белемнәрен арттыру һәм тирәнәйтү, балаларда хокукка хөрмәт тәрбияләү һәм аларның иҗади сәламнәрен арттыру максатыннан үткәрелә.
Конкурсны ТР Конституция суды ТР Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле, ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле ярдәмендә үткәрелә.
Бәйгедә 5тән 15 яшькәчә балалар катнаша алар. Алар өч яшь төркеменә бүленәчәк. Һәр төркемнең үз җиңүчесе булачак.
Конкурс турында тулырак мәгълүматны http://ks.tatarstan.ru сайтыннан табарга була.