Казанга Ульяновск курчак театры килә

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

11 май көнне 11дә “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында СССРның халык артисткасы В.М.Леонтьева исемендәге Ульяновск курчак театры белән алмаш гастрольләр рәсми рәвештә ачыла. Алар 13 майга кадәр дәвам итәчәк.

Гастроль  кысаларында Казан тамашачыларына “Волшебный колодец” дигән спектакль тәкъдим ителәчәк.

Ә Ульяновск яшь тамашачыларын “Әкият” Татар дәүләт курчак театры артистлары сөендерәчәк. Алар Валентин Катаевның «Цветик-семицветик» әкиятен күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International