Җиңү көнендә республикада “Үлемсез полк” акциясе узды. Республика башкаласыннан тыш әлеге чарада Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарында яшәүчеләр кушылды. Акциядә ТР Мәдәният министрлыгы җитәкчеләре һәм аның карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре катнашты.
Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин “Үлемсез полк” сафларына Лаешта кушылды. Биредә әлеге чарада йөзләгән кеше килгән иде.