Минзәлә дәүләт татар драма театры Җиңү көненә багышлап “Түтиләр” спектаклен күрсәтте

2017 елның 5 мае, җомга
Кичә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры Бөек Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итүгә багышлап, А.Коровкинның “Түтиләр” хәйрия спектаклен күрсәтте. Директоры Роберт Шаймарданов җитәкчелегендәге театр коллективы чакырылган кунаклар – Бөек Ватан сугышында, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны, тыл һәм хезмәт ветераннарын, сугыш чоры балаларын, пенсионерларны һәм картлар йортларында яшәүчеләрне каршы алды. Ел саен Җидү көнен бәйрәм иткән көнндәрдә театр хезмәткәрләре яңа хәйрия спектакльләрен күрсәтә. Быел да тамашачылар тамаша залын тутырып килгән иде. Алар актерларга булган рәхмәтен көчле алкышлар белән белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International