Гражданнар җәмгыятен үстерү буенча Президент грантлары фонд-операторы 2017 елда коммерцияле һәм хөкүмәтнеке булмаган оешмалар арасында РФ Президенты грантларын алу өчен ике конкурс үткәрү турында игълан итә. Оешмалар социаль әһәмияткә ия һәм кеше һәм гражданнар хокукларын һәм иреген яклауга кагылышлы проектлар тормышка ашырырга тиеш.
Конкурска түбәндәге юнәлешләр буенча эшчәнлек башкаручы проектлар тәкъдим ителә ала:
Бәйгедә катнашырга теләүчеләр Президент грантлары фондына электрон рәвештә тапшырыла. Гаризалар 2017 елның 31 маена кадәр тапшырыла. Ә икенче конкурска гаризалар 2017 елның 16 августында кабул ителә башлап, 29 сентябрьдә тәмамланачак. Коммерцияле һәм хөкүмәтнеке булмаган оешмаларга булышу өчен федераль бюджеттан 4,32 млрд сум бүлеп бирелә.
Тулырак мәгълүматны президентскиегранты.рф сайтында табарга була.