Тинчуринлылар “Без - кырык беренче ел балалары”н күрсәтә

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы якынлашкан көннәрдә  К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры тамашачыларына Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча куелган "Без - кырык беренче ел балалары" спектаклен тәкъдим итә. Сәхнәләштерелгән әдәби композиция 4 майда көндезге 12дә  күрсәтеләчәк.

Мөхәммәт Мәһдиевнең 1968 елда дөнья күргән бу әсәрендә Бөек Ватан сугышы чорының авыр шартларында педагогия училещесында укучы яшүсмерләрнең көндәлек тормышы сурәтләнгән. Әдипнең җыйнак һәм күп бизәкле, җор, үткен тел белән язылган әлеге повесте укучылар һәм әдәби тәнкыйть тарафыннан татар прозасындагы бер яңалык итеп каршы алынган иде. Спектакльнең премьерасы 2012 елның 2 маенда булды.

Спектакльне куючы режиссер – Рәшит Заһидуллин. Рольләрдә – Айсылу Мөсәлләмова, Гүзәл Галиуллина, Артем Пискунов, Илфак Хафизов, Булат Зиннәтуллин, Зөлфәт Закиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International