“Байрак – Җиңү символы”

2017 елның 2 мае, сишәмбе

6 май көнне 12.00дә Татарстан Милли музеенда Байрак – Җиңү символы” дигән чара уза. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган бу чарада музей фондында сакланучы байраклар күрсәтелә. 

Музей Ватаныбызның героик үткәне турындагы хатирәләрне кадерләп саклый. Ел дәвамында Идел буеның иң зур музеенда патриотик чаралар циклы үткәрелә.

Биредә Советлар Союзы герое М.Җәлил, М.Сыртланова, Г.Сафиуллин һәм башкаларның архивлары һәм шәхси әйберләре саклана.

Бөек Җиңү көне алдыннан музейда очучы, Советлар Союзы герое Михаил Девятаевка багышланган күргәзмә эшләячәк. Шулай ук Берлинны штурмлауда катнашкан 146нчы укчылар дивизиясе 280нче артиллерия полкының музей фондында саклана торган байрагы да күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International