ТР Башкаручылар сәнгатен үстерү фонды үзенең 3 еллыгын зур концерт белән билгеләп үтә

2017 елның 2 мае, сишәмбе

20 май көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында «Sforzando» Татарстан Республикасы Башкаручылар сәнгатен үстерү фондының 3 еллыгына багышланган концерт була. Анда ТРның атказанган артисткасы, “Евровидение-2013” халыкара конкурсы финалчысы Динә Гарипова, «Sforzando» фонды җитәкчесе, пианиночы, халыкара конкурслар лауреаты Данияр Соколов, Ильяс Камал  (виолончель), Айсылу Нуруллина (сопрано), Дмитрий Босов (бас), Илья Шмелев (тенор) катнаша. Алар фондның яшьләр симфоник оркетры белән бергә Вольфганг Амадей Моцарт, Владимир Мишле, Эльмир Низамов, Ильяс Камал, Радик Салимов һәм Динә Гарипова әсәрләрен башкарачак.

Бүгенге көндә фонд Татарстанда классик музыканы популярлаштыру һәм классик сәнгать өлкәсендә иҗади проектларны тормышка ашыру белән шөгыльләнә торган бердәнбер яшьләр комерцияле булмаган оешмасы санала. Фондның проектлары арасында – ел саен үткәрелә торган “Безнең әйләнә-тирәбездәге музыка” фестивале, аның программасы Казанда гына түгел, Свияжск территориясендә дә чыгыш ясауны күздә тота. Алар шулай ук “Пианиночылар оркестры”н да оештырган, аның составында 11 акустик фортепиано бар. Фондның башка чаралары арасында “Парклар һәм скверлар фестивале” , Халыкара мөселман киносы фестивале, “Казан Кремлендә музейлар төне”, “Кремль төннәре”, “Казан Кремлендә Җиңү көненә багышланган концерт” кебек чараларда чыгыш ясауны атап китеп була.

Белешмә өчен. «Sforzando» Татарстан Республикасы Башкаручылар сәнгатен үстерүгә ярдәм төбәк иҗтимагый хәйрия фонды классик сәнгать өлкәсендәге иҗади проектларны тормышка ашыру өчен оештырылган. Фондның максаты  - респуликаның музыкаль культурасын үстерү, классик музыканы популярлаштыру һәм сәләтле яшьләргә булышу, классик сәхнәнең яшь йолдызларын эзләү, дөнья сәхнәсендә аларның сәләтен ачуга ярдәм итү һәм шул рәвешле академик музыка сәнгатен пропагандалау.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International