Тыва театры Казанга килә

2017 елның 2 мае, сишәмбе

10 һәм 11 июньдә Камал театрында Кок-Оола исемендәге Тыва музыкаль-драма театры гастрольләре узачак. Тывалылар Казанга үз реперуарларындагы ике иң яхшы спектакльләрен алып киләләр.

Алар 10 июньдә А.Цагарелиның “Ханума” комедиясен күрсәтәчәк. 11 июньдә милли автор В.Серен-Оолның тыва риваяте буенча язылган "Кан-Кыс" спектакле тәкъдим ителә.

Тыва театры Казанга Төрки халыкларның XIII "Нәүрүз" Халыкара театр фестивалендә катнашачак. Труппа 9 июнь көнне, фестиваль кысаларында, К.Тинчурин театры сәхнәсендә Сәлим Монгушның «Журавли» драмасын күрсәтә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International