“Хәзинә”дә фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримне искә алалар

2017 елның 28 апреле, җомга

3 майда “Хәзинә” галереясендә Бөек Җиңү көне уңаеннан фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримгә багышланган әдәби кичә була. 

Әдәби-музыкаль программаны алып баручы Татарстанның Сынлы сәнгать дәүләт музее фәнни хезмәткәре Рамил Сарчин - шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнгән, аның турындагы китап һәм мәкаләләр авторы, филология фәннәре докторы, Фатих Кәрим исемендәге премия лауреаты.

Әлеге чарада Фатих Кәримнең кызы  Ләйлә Кәримова; Фатих Кәрим иҗатын популярлаштыручы, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис; Татарстанның җәмәгать эшлеклесе, журналист, публицист, шагыйрьнең якташы Римзил Вәлиев; Казанның сугыш чорында госпиталь булып торган Фатих Кәрим дәваланган бинада урнашкан 36нчы гимназия укучылары һәм укытучылары катнаша. 

“Хәзинә”дә бу көнне истәлекләр яңарту белән бергә шагыйрь сүзләренә иҗат ителгән ике җыр премьерасы булачак. Аның көен Рамил Сарчин язган. Җырны  Регина Павлова башкарачак.

Искәртеп үтәбез: Фатих Кәрим (1909 – 1945) – татар поэзиясендә күренекле авторларның берсе. Аның тормышының һәм иҗатының чәчәк аткан чоры ватан тарихының фаҗигале елларына – массачыл репрессияләр һәм сугыш газаплары чорына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International