Изгелек марафоны дәвам итә

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

 С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залы труппасы “Болытта биюләр” программасы белән Яшел Үзән шәһәр һәм район инвалидлар җәмгыятендә чыгыш ясады. Чаллы дәүләт курчак театры Алабуга районындагы “Солнышко” тернәкләндерү үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләргә «Про Ивана дурака и Марью царевну» спектаклен күрсәтте. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары Яшел Үзән авылы балаларына «Театр-яктылыкка, нурга илтә» циклыннан программа тәкъдим итте. Апас районы Халыккка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр Буа дәүләт драма театрының “Алсу томан артында” спектаклен карады. Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле Дервишләр бистәсендә урнашкан акылга зәгыйфь балалар һәм яшүсмерләр интернат-йортында чыгыш ясады.

“Йөрәктән-йөрәккә” акциясендә яшь артистлар да бик теләп катнаша. М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында «Sforzando» иҗтимагый фонды тарафыннан оештырылган комик операны Казанның 142нче мәктәбен дә белем алучы физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар карады.

Әлеге марафонның даими катнашучылары - «Crystal» шоу-балеты, Алмаз Әхмәтҗанов (аккордеон), Әмир Әхмәдишин (алып баручы), Айрат Имашев һәм Дарья Стерякова (вокал), Владимир Голяндин (фокусчы) бу юлы Яшел Үзәндә булды.

Алар “Доверие” физик мөмкинлелкәре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге, “Идел” Республика инвалидларның социаль тернәкләндерү үзәге һәм “Гнездышко” Балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында чыгыш ясады.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International