Татарстан Мәдәният министрлыгы Казан дәүләт мәдәният институты белән берлектә “Уңышлы кинопроектның төп күрсәткече булапрак сыйфатлы сценарий” дигән темага түгәрәк өстәл үткәрә. Анда Россия кинодраматургы, сценарист, продюсер Людмила Кукоба (Мәскәү) һәм Татарстан кинематографистлары катнаша.
Чараның максаты - киносценарийлар язуның сыйфатын арттыру.
Людмила Кукоба булачак продюсер, режиссер һәм кинематографистларга уңышлы кинопроект серләре турында сөйләячәк.
Чара 28 апрель көнне 14.00дә Казан дәүләт мәдәният институтында узачак.