“Казан Кремле” музей тыюлыгы 29 апрель көнне 14.00дә туристлык сезоны ачылуга багышланган бәйрәм программасына чакыра. Казан Кремле ел саен төрле илләр һәм шәһәрләрдән килгән меңләгән туристны кабул итә. Бәйрәмгә килүчеләргә быел нинди фестивальләр, чаралар оештырылачагы, аның территориясендә нинди күргәзмә проектларын күреп булачагы турында сөйләргә җыеналар. Бирегә килүчеләр Казан Кремлендә Җиңү көненә багышлап нинди флешмоб үткәрәчәкләрен, Халыкара балаларны яклау көненә багышланган инде традициягә әйләнгән “Без Кремльне яратабыз!” фестивале, шулай ук 25-26 августта узачак “Казан фанфарлары” Хәрби тынлы оркестрлар фестивале турында да белә алачак.
“Казан Кремле” музей-тыюлыгы составына 7 музей керә. Бәйрәм вакытында аларның программалары, гамәлдәге һәм әзерләнә торган күргәзмәләр турында мәгълүмат та биреләчәк. Шулай ук туристлар өчен күңел ачу программасы да тәкъдим ителәчәк, ул җәй көне атна саен шимбә көннәрендә узачак. Бәйрәм ахырында «Action Men Crew» төркеменнән бию буенча остаз дәресе дә оештырыла.