“Мир” кинотеатрында кыска метрлы фильмнар фестивале башлана

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген “Мир” кинотеатрында «Future Shorts. Потепление. Новая весенняя программа» дигән фестиваль башлана. Бу тамашачыларны кыска метражлы кино өлкәсенең иң яхшы үрнәкләре белән даими таныштыр торган Россиядә бердәнбер фестиваль.

Программага танылган кинорежиссерларның (Майк Ли, Спайк Джонс, Мишель Гондри, Патрис Леконт) эшләре дә, экспериментлар, документаль тарихлар һәм эшләрен башлап кына килүче кинематографистларның эшләре дә кергән. Кыска метрлы кинода еш кына берничә жанр үрелеп китә. Биредә төп критерий булып автор идеясенең бөтенлеге һәм идеяне тормышка ашыру дәрәҗәсе санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International