Күп еллык нәтиҗәле хезмәт һәм театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән өчен

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Айрат Арслановны 50 яшьлек юбилее белән котлап, күп еллык нәтиҗәле хезмәт һәм театр сәнгате үсешенә керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерде. Шул хактагы указ 2017 елның 7 апрелендә ТР Премьер-министры вазифаларын вакытлыча башкаручы, хәзер ТР Премьер-министры Алексей Песошин тарафыннан имзаланган.

Айрат Сибагатуллин актерга киләчәктә иҗади уңышлар, бетмәс дәрт һәм ныклы сәламәтлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International