Татар филармониясе паркында агач утырту традициясе дәвам итә

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

Бүген филармония паркында атаклы дирижер, СССРның халык артисты, И.Сталин исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Натан Рахлин һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Җәүдәт Фәйзи истәлегенә агачлар утыртылды Чара Г.Тукай туган көнгә тәгаенләнгән иде.
Атаклы сәнгатькәрләрнең исемнәрен мәңгеләштерүгә юнәлтелгән чарада Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, Татар филармониясе коллективы, сәхнә ветераннарының "Илһамият" клубы әгъзалары катнашты.

Искәртеп узабыз: беренче агачлар филармония паркында 2015 елның көзендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Илһам Шакиров һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Әлфия Авзалова исеменнән утыртылган иде. 

2016 елның 26 апрелендә паркта Г.Тукайның тууына 130 ел, Татар филармониясенә бөек шагыйрь исеме бирелүгә 70 ел тулуга багышлап зәңгәр чыршы утыртылды.
2016 елның көзендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов һәм Татарстанның халык артисты Флюра Сөләйманова паркта ике чыршы утырттылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International