Алабуга делегациясе Евразия Бөтендөнья мирасы шәһәрләре Халыкара конференциясендә катнаша

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

Алабуга делегациясе “Мирас, балалар һәм туристлык” VIII Евразия Бөтендөнья мирасы шәһәрләре Халыкара конференциясендә катнаша. Чара Төркиянең Сафранболу шәһәрендә уза. Алабуга белән Сафранболу 2009 елдан башлап тугандаш шәһәрләр санала, алар арасында күптәннән тыгыз хезмәттәшлек урнашкан.

Алабуга делегациясе составына район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова, генераль директор Гөлзада Руденко җитәкчелегегендәге Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы хезмәткәрләре, Казан федераль университетының алабуга институты директоры Елена Мерзон, шулай ук 1нче гимназия укытучылары һәм укучылары кергән.

Ачылыш тантанасыннан соң Болгар һәм Сафранболу тугандаш шәһәрләр булу турындагы килешү имзаланды. Аннары оештыручылар һәм мәртәбәле кунаклар тәкъдим ителгән стендларны һәм балалар рәсем конкурсына тапшырылган эшләр белән танышты.

Алга таба чара пленар утырыш белән дәвам итте. Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы хезмәткәрләре аларда өч доклад тәкъдим итте: “Алабуга – ачык һавадагы шәһәр-музей”, “Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының балаларда музей мәдәният формалаштырудагы роле” һәм “Спас ярминкәсе  - Татарстан Республикасының вакыйгалы турисилык бренды”.

“Территориянең туристлык җәлеп итүчәнлеге нигезе буларак халыкның матди мәдәнияте“ секциясендә модератор сыйфатында чыгыш ясаган Гөлзада Руденко Алабуга һәм музейлар эшчәнлеге турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International