Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов патронаты һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында узучы “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең Казанда йомгаклау гала-концерты узды. Программада барлыгы 1250 яшь талант катнашты.
Фестивальнең Гран-при ияләрен чараның махсус кунагы – Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин бүләкләде.
“Вокал “ номинациясендә Гран-прига Зәйдән “Азаль” җыр һәм бию ансамбле ия булды. Ә “Хореография” номинациясе буенча Гран-при Лениногорсктан “Пируэт” бию төркемен эләкте. Фестивальнең җиңүчеләре һәм аларның мөгаллимнәре акчалата премия һәм бүләкләр белән хөрмәтләнде.
Фестиваль исә үсешен дәвам итә. Быел ул катнашу гаризалары буенча узган елгы рекордын 20 процентка арттырган. Зона бәйгеләрендә үз сәләтен барлыгы 21 меңнән артык бала күрсәткән.