“Әкият” Татар дәүләт курчак театры режиссер, драматург, Татарстанның халык артисты Фуат Таһировның тууына 100 һәм Татарстанның атказанган артисткасы Галия Таһированың тууына 90 ел тулуга багышланган искә алу кичәсенә чакыра.
Фуат һәм Галия Таһировлар үз гомерләрен җансыз курчакларга җан кертеп, йөзләрчә спектакльләрдә уңышлы образлар тудырып, яшь буынны эстетик тәрбияләүдә үзләреннән зур өлеш керткән шәхесләр.
Кичә 2017 елның 27 нче апрелендә 16:00 сәгатьтә булачак.
Керү ирекле.