«Я – гражданин России! Мин – Татарстан баласы!»

2017 елның 21 апреле, җомга

Бүген республикада “Татарстанның музей язы - 2017” музейара акциясе башланды. Республика музейларының күпчелегендә ул «Я – гражданин России! Мин – Татарстан баласы!» акциясе белән башлана. Татарстан Милли музеенда Россия Федерациясенең 14 гражданины тантаналы шартларда үзләренең төп документларын алды.

Аларга паспортларны Татарстан мәдәният министры урынбасары Светлана Персова һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академик театры актеры, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Эмиль Талипов тапшырды.

Балалар гражданинның төп хокуклары һәм бурычлары, РФ һәм РТ дәүләт символлары тарихы һәм билгеләмәсе белән танышты.

«Я – гражданин России! Мин – Татарстан баласы!» үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия. Туган яклары тарихы, үз халкының мәдәни традицияләре белән танышу үз Ватаннарының мәдәни мирасын хөрмәт итәчәк егетләр һәм кызлар тәрбияләргә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International