22 апрель көнне ТР Милли музее “Библиотөн - 2017” Бөтенроссия акциясенә кушыла. Аның барышында китапханә, китап кибетләре, музейлар һәм арт-киңлекләр эшләү вакытларын форматларын үзгәртә. ТР Милли музее әлеге зур күләмле чарада инде дүртенче тапкыр катнаша. Бөтенроссия акциясенең максаты – җәмәгатьчелек игътибарын китап укуга җәлеп итү.
Милли музейда узачак “Библиотөн-2017”нең темасы - “Уку – иң яхшы белем алу”. 12.00дән 24.00гә кадәр китап сөючеләр өчен күңел ачу һәм агарту чаралары узачак.
Акция кысаларында “Китап базары” оештырыла, анда заманча һәм сирәк очрый торган китаплар тәкъдим ителәчәк.