III Татарстан халыклар съезды кысаларында ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хорының гастроль турлары уза.
Беренче концерт 16 апрель көнне Лениногорскида узды. 19 апрель көнне ТРның атказанган артисты Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге “Казан нуры” халык уен кораллары оркестры Нурлат Мәдәният сараенда “Милләтләр дуслыгы” программасы белән чыгыш ясады. Әлеге программа бүген Казанда да тәкъдим ителәчәк. Халык уен кораллары оркестры концерты 18.00дә Халыклар дуслыгы йортында чыгыш ясый. Ә 26 апрель көнне коллектив Алабуганың Шәһәр мәдәният сараенда чыгыш ясый.
Иртәгә Татарстан Дәүләт камера хоры М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында III Татарстан халыклар съезды ачылышында да чыгыш ясаячак.