Бүген 15.00дә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында VII Г.Тукай исемендәге Халыкара шигырь укучылар конкурсының гала-концерты була. Анда җиңүчеләр бүләкләнеп, катнашучыларның иң яхшы номерлары тәкъдим ителәчәк.
Татар театры оешуга 110 ел тулуга багышланган бәйгенең финал турлары Актерлар йортында 17-19 апрель көнне үтте. Әлеге турларда катнашу өчен Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 200дән артык гариза алынган. Төрле яшь категорияләрендә катнашучылар татар театрына багышланган әсәрләр тәкъдим итте. Чыгыш ясаучылар арасында укучылар һәм иҗади уку йортларында белем алучылар бар иде. Кытай, Индонезия, Төркия, Таҗикстан һәм башка илләрдән килгән шигырь укучылар да үз осталыкларын күрсәтте.
Жюри составына ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, РФның атказанган, ТРның халык артисткасы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы Наилә Гәрәева, РФның атказанган, ТРның халык артисткасы, Казан дәүләт мәдәният институтының Татар театр эстрадасы кафедрасы мөдире, доцент Эльмира Хамматова, ТРның атказанган артисты, Казан театр училищесының сәхнә сөйләме педагогы һәм башкалар кергән. Жюриның рәисе – РФ һәм ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты, ТР Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев.
Г.Тукай исемендәге халыкара шигырь укучылар конкурсы – милли мирасны саклап калу, татар телен пропагандалау, заманча шигъриятне үстерү, шәхесләрне милли мәдәниятнең иң яхшы үрнәкләрендә тәрбияләү, балалар һәм яшьләр иҗатына булышуга йөз тоткан социаль проект.
Бәйгене Татарстан Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Театр әһелләре берлеге, Федераль татар милли-мәдәни мохтәрияте гамәлгә куя.