Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин республика фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашты

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Казан дәүләт мәдәният институтында республика югары уку йортларының гуманитар һәм социаль-икътисади фәннәр кафедралары мөдирләре һәм фәнни-эксперт берләшмәләре вәкилләре белән очрашты. Чарада ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе урынбасары Роман Беляков , ТР гуманитар һәм социаль-икътисади фәннәр буенча Вузара координация советы рәисе вазифаларын башкаручы Андрей Тузиков һәм Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Рифкать Йосыпов катнашты.

 Очрашу башланыр алдыннан кафедра мөдирләре өчен В.И.Качалов исемендәге Казан дәүләт Академик театры, “Әкият” Татар дәүләт курчак театры буенча экскурсия оештырылган иде.

Айрат Сибагатуллин үз чыгышында Мәдәният министрлыгының төп эшчәнлек юнәлешләре белән таныштырып узды.

“1953 елда ТАССР Министрлар Советы карары белән төзелгән министрлык 10 төп юнәлешкә ярдәм итү һәм үстерүгә йөз тота. Алар арасында – профессиональ сәнгать матди һәм матди булмаган мәдәни мирасны саклау, сәнгати белем бирү һәм кадрлар әзерләү, музей һәм китапханә эше, кинематография, халык иҗаты һәм үзешчән сәнгать, авылларда мәдәниятне үстерү, халык кәсепчелегенә булышу”, - дип белдерде министр.

Ул шулай ук 2016 елдагы төп мәдәни вакыйгаларга тукталып узды, алдагы елларга ниятләнгән эшләрне турында да әйтеп китте.

Аның сүзләренчә, министрлык алдында торган иң беренче чираттагы бурычларның берсе – яшь буынның телен, яңа мәдәният, яңа чорны өйрәнү.

“Безнең күз алдында башкала, кече тарихи шәһәрләр, авыл җирлелкәренең яңа мәдәни мохиты формалаша. Республика территориясендә заманча мәдәниятне үстерүгә зур өлешне Мәдәният министрлыгының “Живой город” Заманча сәнгатькә фрдәм фонды, “Угол” театраль лабораториясе, “Смена” Заманча мәдәният үзәге”, “Первый” Заманча драматургия һәм режиссура үзәге, “Сдвиг” һәм “Акт” театраль студияләре белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге кертә.

Безнең бурыч – булган мәдәни традицияләрне саклап калып, яшьләр һәм, тулаем, халыкны мәдәни процесска җәлеп итү күзлегеннән нәтиҗәле булырлык креатив формалар һәм жанрларны үзләштереп кенә калмыйча, камилләштерү дә”, - дип билгеләп үтте Айрат Сибагатуллин.

Белешмә өчен. Татарстан югары уку йортларының гуманитар һәм социаль-икътисади фәннәр кафедралары мөдирләренең республика җитәкчелеге вәкилләре белән очрашуы ТР гуманитар һәм социаль-икътисади фәннәр буенча Вузара координация советы башлангычы белән даими нигездә үткәрелә. Әлеге очрашуларның максаты булып фәнни җәмәгатьчеллеккә республикада тормышка ашырыла торган социаль-икътисади проектлар һәм программалар турында мәгълүмат бирү санала.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International