Татарстан Мәдәният министрлыгында республика һәм муниципаль китапханәләре директорларының еллык киңәшмәсе үтте

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Мәдәният министрлыгында республика һәм муниципаль китапханәләре директорларының еллык киңәшмәсе үтте. Очрашуны Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Милли китапханә оештырды. Катнашучыларны ТР Дәүләт советының Мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстан Милли китапханәсенең Попечительләр советы рәисе Разил Вәлиев һәм Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова сәламләде.

Аннары киңәшмә фәнни-гамәли семинар форматында дәвам итте. Китапханәләр хезмәттәшлегенең төбәкара үзәге Президенты, «Һәркем өчен мәгълүмат» ЮНЕСКО Программасының Хөкүмәтара советы рәисе урынбасары һәм аның Россия комитеты рәисе Евгений Кузьмин «Россиядә китап уку проблемалары һәм аларны хәл итү мөмкинлекләре» дигән доклад белән чыгыш ясады. Россия милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге мөдире, Петербург китапханә җәмгыяте вице-президенты, Россия китапханәләр берләшмәсенең Идарә әгъзасы Сергей Басов Халыкны гомум файдаланудагы китапханәләр белән тәэмин итүдәге яңа нормативлар турында бәян итте.

Семинарның беренче өлеше Татарстан китапханәләре арасында үткәрелгән конкурска йомгак ясау белән тәмамланды.

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Биектау Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе«Әйдәп баручы» номинациясендә җиңүче дип табылды.

«Иҗади эзләнү» «Үзәк китапханә» номинациясендә Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының «Җирлекара үзәк китапханә» муниципаль бюджет учреждениесе Үзәк китапханәсе беренче урын алды.

«Шәһәр китапханәсе» номинациясендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының «Җирлекара үзәк китапханә» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе 3 нче шәһәр китапханә-филиалы җиңде.

«Авыл китапханәсе» номинациясендә «Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең Янил авылы китапханәсенә тиңнәр булмады.

Татарстан Республикасы «Әлмәт муниципаль районының үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе (Әлмәт муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасының үсеш концепциясен эшләгән өчен), Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы «Теләче җирлекара китапханәсе» муниципаль бюджет учреждениесенең Шармашы авылы китапханәсе («Россия патриотлары тәрбиялибез» проекты өчен) Инновацион эшчәнлекне үстерүдәге уңышлары өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Иртәгә киңәшмә кысаларында “Китапханәләрне үстерү перспективалары” дигән темага түгәрәк өстәл булачак. Очрашу “Ел китабы - 2015” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International