Казанда студентлар арасында Халыкара кыска метражлы кино фестивале уза

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Казанда Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән “Иди и смотри” IV  Халыкара студентлар кыска метражлы кино-теле фильмнар фестивале башланды. Быел ул Россиядә Экология елына багышлана.

Фестивальнең максаты  -  студентларның милләтара һәм халыкара мөнәсәбәтләрен саклап калу һәм ныгыту, иҗади һәм талантлы яшьләргә ярдәм итү, кино сәнгатен үстерү.

2017 елда фестивальгә якын һәм ерак чит илләрдән 60тан артык эш алынган.

Фестиваль чаралары 19-21 апрельдә Казан дәүләт мәдәният институты базасында үтә. Аның програмасында остаз дәресләре, фильмнар күрсәтү, җиңүчеләрне бүләкләү каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International