Казанда актив гражданнар форумы узачак

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

24-25 апрельдә Казанның “Корстон” үзәгендә Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы “Сообщество” актив гражданнар форумын үткәрә. Ул традиция буенча бер мәйданчыкта укыту, актуаль социаль проблемаларны хәл итү юлларын эзләү һәм нәтиҗәле нетворкинг өчен төбәк хакимияте, социаль җаваплы бизнес, иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен җыячак.

Форум 2 көн дәвам итәчәк, алар дәвамында катнашучыларны бай программа көтә. Әйтик, иҗтимагый оешмалар һәм актив гражданнарга коммерцияле булмаган оешмаларның социаль хезмәтләр базарына керү юллары турында сөйләячәкләр, төбәк һәм федераль хакимиятнең бизнес белән дөрес хезмәттәшлегенә, шулай ук социаль проектлауга өйрәтәчәкләр. Үз чиратында хакимият һәм бизнес вәкилләре өчен коммерцияле булмаган оешмалар белән нәтиҗәле һәм ике як өчен дә отышлы партнерлыкка багышланган тренинглар узачак.

Идел буе федераль округында “Сообщество” форумында катнашу өчен форумсообщество.рф/Казань. сылтамасы белән кереп теркәлергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International