Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр махсус китапханәсе казанлыларны “Библиотөн” акциясенә чакыра

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

21 апрель көнне Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр махсус китапханәсе казанлыларны ел саен үткәрелә торган “Библиотөн” акциясенә чакыра. Быелгы акциянең темасы – “Яңа укылыш”. Махсус китапханәдә уку һәм мәдәният фестивалендә катнашучыларны 1917 елгы октябрь революциясенең 100 еллыгына багышланган “Революция коды” исемле программа көтә.

Аның кысаларында “Революцияне онлайн укыйбыз” дигән презентация, “Романовлар Казанда” лекциясе, “Революция рупоры” шигъри залпы, “1917 ел һәм татарлар” тарих сәгате һәм фикер алышу мәйданчыгы, әдәби һәм революция геройлары парады, революция темасына язылган әдәбият белән танышу, буккросинг узачак.

Шулай ук бу көнне бирегә килүчеләр “Октябрь маршы” интеллектуаль рингында үз белемнәрен сынап карый, фотосурәткә төшә ала. Арт-мәйданчык та эшләячәк, анда кунакларга библиотөн һәм революция символларын файдаланып, үз плакатлары һәм шигарьләрен иҗат итү мөмкинлеге бирелә. Типографиядә исә революция листовкаларын Брайль шрифты белән бастыра алачаклар. Көн дәвамында теләгән кешеләргә Бердәм укучылар билеты бирү оештырыла. Акциядә катнашучылар революцион библиотөн мандатын алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International