Татарстан башкаласында Бөтенроссия туган тел форумы үтәчәк

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

21 апрельдә Казанның «Баскет-холл» спорт комплексында Бөтенроссия туган тел форумы узачак. Тантанада  теле һәм әдәбияты буенча уздырылган V Халыкара олимпиадага нәтиҗә ясала, шулай ук  «Илһам» республика конкурсы  җиңүчеләре бәян  ителәчәк.

Форумны Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге оештырды.

Чарада Татарстан җитәкчелеге, танылган язучылар, җәмәгать эшлеклеләре  катнаша.

Чара 13.00 дә  башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International