“Манеж” күргәзмәләр залы Бөек Ватан сугышына багышланган мультимедиалы күргәзмә белән танышырга чакыра

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Иртәгә 10.00дә “Казан Кремле” музей-тыюлыгының “Манеж” күргәзмәләр залында “Тормыш” дигән мультимедиалы күргәзмә ачыла. Ул 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышлана.

Күргәзмә сугыш турында бик зур экраннарда мультимедиа технологияләре һәм кинематография, тавыш һәм ут ярдәмендә сөйләячәк. Тамашачылар 1941 елның канкойгыч вакыйгалары һәм 1945 елның шатлыклы җиңү көннәре мохитына эләгәчәк, сугыш, концлагерьлар һәм хәрби көнкүреш атмосферасына чумачак. Моның өчен залга киң форматлы проекторлар һәм 40 метрлы экран урнаштырыла.

Мультимедиалы күргәзмә тәүге тапкыр 2015 елда Киров шәһәрендә ачылган. 2016 елның июнь аенда күргәзмә Идел буе федераль округы шәһәрләрендә күрсәтелә башлаган. Аны Чуашстан, Удмуртия һәм Мари Эл республикаларында, Ульяновск, Түбән Новгород өлкәләре, Пермь краенда  яшәүчеләр күргән инде. Экспозиция белән барлыгы 30000 ләп кеше танышкан.

Күргәзмә Казанда 2017 елның 10 маена кадәр эшләячәк.

Проект Россия хәрби-тарихи җәмгыять һәм Киров өлкәсе Хөкүмәте тарафыннан тормышка ашырыла. Татарстанда күргәзмә республика Хөкүмәте һәм “Манеж” күргәзмәләр залы ярдәмендә оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International