Милли музейда «Татарстан халыклары гасырлар аша» исемле күргәзмә ачыла

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

20 апрельдә Татарстан Милли музеенда «Татарстан халыклары гасырлар аша» дигән экпозиция эшли башлый.

 Яңа күргәзмә республикада яшәүче халыкларның күптөрле һәм үзенчәлекле көнкүрешләре, гасырлар дәвамында формалашкан гореф-гадәтләре тыгыз үрелгән Татарстанның этномәдәни үзенчәлекләре белән таныштырачак.  Татарстан Республикасы Россия Федерациясендәге иң күп милләтле территорияләрнең берсе булып тора. Биредә 173 милләт вәкиле яши, Татарстан халыклары Ассамблеясе оештырылды, Казан, Яр Чаллы, Тәтеш, Түбән Кама, Менделеевск һәм Нурлат шәһәрләрендә Дуслык йортлары эшли.

Бөтен республика буенча күпгасырлык тарихка ия булган милли халык бәйрәмнәре уздырыла: «Сабантуй» (татарлар), «Каравон» (руслар), «Уяв» (чувашлар), «Семык» (марилар), «Гырон Быдтон» (удмуртлар), «Балтай» (мордвалар), «Иван Купала» (славяннар), «Питрау» (керәшеннәр).

Экспозициянең нигезен Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында сакланган экспонатлар тәшкил итә. Алар арасында – милли торак күренешләре, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре, милли киемнәр, тарихи һәм хәзерге фотосурәтләр. Интерактив мәйданчыклар халык кәсепләре белән генә таныштырып калмый, ә үз кулларың белән тукыма, балчык, салам һәм башка материаллардан төрле әйберләр ясарга да мөмкинлек бирәчәк.

20 апрельдә 15:00 сәгатьтә Татарстан Милли музеенда ачылачак «Татарстан халыклары гасырлар аша» дигән күргәзмә, Татарстан халыкларының III съезды уңаеннан оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International