Татарстан Мәдәният министрлыгында төбәк фильмнарының сыйфаты турында фикер алышу көтелә

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

25 апрель ТР Мәдәният министрлыгында 2016 елда дәүләт заказы буенча төшерелгән кино продукциянең сыйфат конференциясе узачак. Анда Татарстан кино тәнкыйтьчеләре һәм кинематографистлары катнашуы көтелә.

Мондый чаралар 2015 елдан бирле үткәрелеп килә. Аның максаты  - Россиянең бәйсез экспертларының конструктив тәнкыйте аша төбәк фильмнарының сыйфатын арттыру. Чакырылган кунаклар арасында: РФ Кинематографистлар берлеге, Россия Кино тәнкыйтьчеләре гильдиясе һәм  FIPRESCI әгъзасы Сергей Анашкин (Екатеринбург), кино тәнкыйтьчесе Светлана Хохрякова (Мәскәү), сценарист, продюссер, кино сәнгате өлкәсе эксперты Людмила Кукоба (Мәскәү), кинорежиссер һәм сценарист Юсуп Разыков (Мәскәү) бар.

Конференция эшендә республиканың 11 режиссеры катнашачак. Экспертлар аларның эшләре турында фикер алышачак та. Искәртеп узабыз: 2016 елда дәүләт заказы буенча 4 уен, 1 анимацион һәм 6 документаль фильм төшерелгән.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International