20 апрель көнне Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Казан дәүләт мәдәният институтында (Оренбург тракты, 3нче йорт) республиканың гуманитар һәм социаль-икътисади фәннәр кафедралары мөдирләре белән очраша. Ә аңа кадәр фәнни берләшмә вәкилләре В.И.Качалов исемендәге Казан дәүләт Академия театры, А.М.Горький исемендәге Әдәби-мемориаль музей, “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында экскурсиядә булачак.
Белешмә өчен. Татарстан югары уку йортларының гуманитар һәм социаль-икътисади фәннәр кафедралары мөдирләренең республика җитәкчелеге вәкилләре белән очрашулары Татарстан Республикасы Вузара координация советы башлангычы белән даими рәвештә үткәрелә. Аларның максаты - фәнни җәмәгатьчелеккә республикада тормышка ашырыла торган проектлар һәм социаль-икътисади үсеш программалары турында җиткерү.