бяки-буки.рф сайтында яраткан язучың өчен тавыш бирергә, шулай ук эссе/инша, рәсемнәр, әдәби геройның костюмы фотосы конкурсында катнашырга мөмкин.
Конкурс өлеше Әлмәт шәһәрендә бер атналык “Бяки буки” әдәби фестивале белән тәмамланчак (июнь ае башында).
Катнашучыларны һәм җиңүчеләрне кыйммәтле һәм файдалы бүләкләр көтә.
“Бяки Буки” урам әдәби фестивален “Бәхетле тарихлар” Балаларга ярдәм хәйрия фонды оештыра.
Фестиваль ел саен Әлмәттә үткәрелә, 3 ел эчендә анда бөтен Татарстаннан 3000ләп бала һәм яшүсмер, укытучы һәм китапханәче катнашкан.