Камал театры XIII Халыкара "Нәүрүз" фестиваленә багышланган матбугат конференциясенә чакыра

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

Иртәгә, 19 апрельдә, 11:00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының матбугат үзәгендә (301 бүлмә) XIII Халыкара "Нәүрүз" төрки халыклар театр фестиваленең программасын тәкъдим итүгә багышланган  матбугат конференциясе уза.
Журналистлар белән очрашуда   "Нәүрүз" фестиваленең сәнгать җитәкчесе, театрның баш режиссеры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев;  "Нәүрүз" фестиваленең директоры, Г.Камал исемендәге ТДАТның директоры Илфир Якупов; фестиваленең программа директоры, Г.Камал исемендәге ТДАТның әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов катнаша.

Аккредитацияне kamal.press@tatar.ru электрон адресына язып узарга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International