Кариев театры Тукайга багышланган театраль атналык үткәрә

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

Казанның Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры 18-20 нче апрель көннәрендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышлап театраль атналык үткәрә.

18 нче апрель көнне нәниләр өчен көндез 14.00 сәгатьтә “Әйт әле, күбәләк” (Т.Миңнуллин) музыкаль мистериясе тәкъдим ителә.

19 апрель көнне “Печән базары” (Р.Әюпов) драмасы күрсәтелә. Тамашалар 14.00, 18.30 сәгатьләрдә булачак.

20 нче апрель – “Зәйтүнәкәй” (Р.Батулла) драмасы. Башлана 14.00, 17.00 сәгатьләрдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International