Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне белән котлады

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне белән котлады.

“Кадерле дуслар!

18 апрель көнне бөтен дөньяда Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне билгеләп үтелә.

ЮНЕСКО карамагындагы Халыкара совет ассамблеясе тарафыннан 1982 елда билгеләнгән әлеге көн җәмгыятьнең игътибарын бөтендөнья мәдәният мирасын саклап калуга юнәтергә тиеш. Илебездә берничә гасырлар элек төзелгән шәһәрләр шактый. Үсешнең һәр чорын төрле биналар төзелеше белән чагыштырып карап була, аларның күпләре шәһәр тарихын чагылдыра, ә бу бер вакытта да үз кыйммәтен югалтмый. Шуңа андый биналарны саклауга аерым игътибар бирергә кирәк.

Татарстанда ике бөтендөнья мирасы объекты – Казан Кремле һәм Болгар тарихи-археологик комплексы урнашкан. Хәзерге вакытта Зөя шәһәрендәге Успение соборы бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертелүне көтә.

Республикабыз үзенең тарихи күренешен яңадан кайтара. Казан, Зөя утрау-шәһәрчеге һәм борынгы Болгарда тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу дәвам итә. Әлеге эшкә Алабуга, Чистай һәм башка тарихи шәһәрләр кертелгән. Реставратор, архитектор, археолог, тарихчы, туган якны өйрәнүчеләр, мәдәният хезмәткәрләре – мәдәни мирасларны саклау белән мәшгуль һәркемнең тырышлыгы ярдәмендә һәйкәлләр янә җәмгыятьнең бүгенге тормышына кире кайтарылган.

Мәдәни мирасыбызны саклап калу белән шөгыльләнгән барлык белгечләргә ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Халкыбызның тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклап калу һәм торгызуга җаваплы һәм сакчыл карашыгыз милли байлыкның кадерен белүегезне чагылдыра. Һичшиксез, бүген торгызылган һәйкәлләр, үзләренең бөеклеген кире кайтарачак. Һәр көнегез уңышлы, иҗади һәм күңелле үтсен!”

Татарстан мәдәният министры А.М.Сибагатуллин

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International