17-19 апрельдә М.Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында Татар театры оешуга 110 ел тулуга багышланган Г.Тукай исемендәге VII Халыкара шигырь укучылар конкурсының финалы узчак. Бәйгенең темасы - “Театр яктылыкка, нурга илтә!”. Тыңлаулар 17,18,19 апрель көннәрендә 10.00дән 17.00гә кадәр узачак. Конкурс 21 апрель көнне 15.00дә Актерлар йорты сәхнәсендә узчак гала-концерт белән тәмамлана.
Быел Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 200дән артык кеше конкурста катнашырга теләк белдергән. Бәйгегә Кытай, Индонезия, Төркия, Таҗикстан һәм башка илләрдән дә килүчеләр көтелә. Катнашучылар арасында укучылар, студентлар, театр һәм музыка училищелары, иҗади югары уку йортларында белем алучылар бар.
Жюри составына ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, РФның атказанган, ТРның халык артисткасы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы Наилә Гәрәева, РФның атказанган, ТРның халык артисткасы, Казан дәүләт мәдәният институтының Татар театр эстрадасы кафедрасы мөдире, доцент Эльмира Хамматова, ТРның атказанган артисты, Казан театр училищесының сәхнә сөйләме педагогы һәм башкалар кергән. Жюриның рәисе – РФ һәм ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты, ТР Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев.
Г.Тукай исемендәге халыкара шигырь укучылар конкурсы – милли мирасны саклап калу, татар телен пропагандалау, заманча шигъриятне үстерү, шәхесләрне милли мәдәниятнең иң яхшы үрнәкләрендә тәрбияләү, балалар һәм яшьләр иҗатына булышуга йөз тоткан социаль проект.
Бәйгене Татарстан Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Театр әһелләре берлеге, Федераль татар милли-мәдәни мохтәрияте гамәлгә куя.