Казанда Пасха фестивале концертлары узачак

2017 елның 14 апреле, җомга
17 апрель көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында XVI Мәскәү Пасха фестивале кысаларында Валерий Гергиев җитәкчелегендәге Мария театры Симфоник оркестры концертлары үтәчәк. Казан 16 апрель көнне Мәскәү консерваториясенең Зур залында ачылачак фестивальнең гастроль турнесында беренче шәһәр булачак. Данлыклы коллектив Татарстан башкаласында 2 концерт бирәчәк, алар 15.00 һәм 19.00дә башлана. XVI Мәскәү Пасха фестивале 2017 елның 16 апрельдән 9 майга кадәр узачак һәм бөек рус композиторы Игорь Стравинскийның тууына 135 ел тулуга багышлана. Валерий Гергиев җитәкчелегендәге Марина театры Симфоник оркестры, шулай ук танылган солистлар һәм музыкаль коллективлар концертлары Мәскәүнең үзәк мәйданчыклары һәм Россия төбәкләрендә узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International