«Мир» кинотеатрында Россия-Италия кинофестивале

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

14-26 апрельдә “Мир” кинотеатрында Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә III Россия-Италия нәфис, документаль һәм кыска метражлы кино фестивале (Russia-Italia Film Festival, RIFF) уза.  RIFF фестивале Россия белән Италия арасында мәдәни багланышларны ныгыту максатында оештырылган.

Программада төрле жанрдагы 20дән артык уен һәм документаль фильмнар каралган. Барлык фильмнар рус субтитрлары белән итальян телендә күрсәтелә.

14 апрель көнне 19.00дә фестиваль “Кто эти люди?” комедиясе белән ачыла. Чарада Италия консуллыгының мәгариф бүлеге башлыгы Джузуппе Ло Порто, фестивальне оештыручылар Ирина һәм Александр Букреевлар катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International