Татарстан Мәдәният министрлыгында Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган чаралар үткәрү хакында фикер алыштылар

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Мәдәният министрлыгында бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан уздырылачак чараларга әзерлек һәм аны үткәрүгә багышланган киңәшмә үтте.

Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин җитәкчелегендә үткән утырышта ТР мәдәният министрының беречне урынбасары Эльвира Камалова, “Татмедиа” Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова,  Татарстан Китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Язучылар берлеге, “Яңа гасыр” телеканалы вәкилләре катнашты.

Шагыйрьнең туган көнендә үтәчәк чаралар планы белән ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова  таныштырды. Ә Муса Җәлил исемендәге Татар академик дәүләт опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәле янында узачак шигъри митинг үткәрү турында ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Әймәт сөйләде.

Шулай ук чаралар үткәрү урыннарында җәмәгать тәртибен саклау, Г.Тукай һәйкәлен һәм аның тирә-юнен тәртипкә китерү һәм башка оештыру мәсьәләләре дә каралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International